Бүген Иннополис университетында магистратураны тәмамлаганнарга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Быел 28 кеше диплом алды. Кичәге студентларны котлап, ректор Александр Тормасов ассызыклаганча, Иннополис университетында уку киләчәк карьера өчен яхшы нигез булачак.
Бүген Иннополис университеты Россия югары уку йортлары рейтингында алдынгы урынны били, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу – әлеге проект идеологларының, мөгаллимнәрнең һәм безнең барлык партнёрларыбызның зур казанышы.
«Биналар һәм алга киткән инфраструктура булу бүген иң мөһиме түгел. Аны тәмамлаучылар төп рольне уйный. Сез укудагы нәтиҗәләрегез, фәнни тикшеренүләрегез, уңышлы проектларыгыз һәм карьерадагы казанышларыгыз белән университетның югары дәрәҗәдә булуын расларга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм шәхсән Николай Никифоровка Иннополисны оештырганда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Бу – зур федераль проект һәм ул уңышлы булырга тиеш, диде ул.
Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры билгеләп үткәнчә, быел Иннополис университеты укучылары саны якынча ике мәртәбәгә арткан. Аның сүзләренчә, югары уку йортына абитуриентларны бик җитди рәвештә сайлап алалар, аерым алганда, БДИ буенча уртача нәтиҗә кимендә 85 балл булырга тиеш.
«Иннополис Россиянең 10 алдынгы университетлары арасында. Бу студентларның әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәменнән башка моны күз алдына да китерергә мөмкин түгел», - диде министр.
Ул искәрткәнчә, якынча 4 ел элек бу урында Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов булачак ИТ-шәһәр нигезенә беренче ташны салганнар. «Хәзер монда элек тип-тигез басу булганын күз алдына да китерүе кыен. Ә бүген без яңа университет кампусы чыгарылышының икенче командасын котлыйбыз», - диде министр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров университетны тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар һәм алар белән истәлеккә дип фотога төштеләр.