Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралэнергострой» УК» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Суруда белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды, анда шулай ук «Генерирующая компания» ҖЧҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та катнашты.
Искәртәбез, элегрәк Казан ТЭЦ-1дә яңа энергоблокны төзү өчен генераль подрядчик итеп «Уралэнергострой» УК» ҖЧҖ билгеләнгән иде.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Суруда бу зур проектны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләштеләр, шулай ук киләчәк уңышлы хезмәттәшлекнең перспективалары буенча фикер алыштылар.