Бүген Әлки муниципаль райнына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлеге башлыклары, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм төрле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.
Район башлыгы Александр Никошин кырлардагы эшләр барышы турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, уңыш җыю кампаниясе әле үткән атнада ук тәмамланды. Уртача уңышлылык - 29,4 ц/га, барлыгы 89,8 мең икмәк җиелган.
Бүген Әлки кырларында көзге чәчү эшләре бара. Александр Никошин хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арышны чәчкәннәр, уҗым игенен чәчү дәвам ителә. Быел уҗымга 25 мең гектар бирелгән.
"Әлки районы республика үсешенә лаеклы өлеш кертә. Биредә авыл хуҗалыгы яхшы үскән, эре агросәнәгать комплекслары бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ел саен яңа объектлар ачыла: ФАПлар, авыл клублары, мәгариф һәм социаль учреждениеләр, юллар төзекләндерелә. Болар барысы да кешеләрнең яшәү шартларына уңай тәэсир итә. Без күрәбез, яшьләр эре шәһәрләргә китмичә, туган җирләрендә калалар".
Очрашу тәмамлангач, Татарстан Президенты Яңа Әнҗерә (Яңа Ямкино) авылына барды, анда иганәчеләр акчасына төзелгән авыл клубында булды. Бер объект мәдәният йортын, ФАП һәм китапханәне берләштерә. Объект мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган.
Бүген монда авыл бәйрәме үтте. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашты һәм авыл халкын котлады.