Бүген "Корстон" кунакханә комплексында "Эфир" телекомпаниясенә нигез салуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Президенты телекомпания хезмәткәрләрен юбилей белән котлады. 25 елда сез гаять көчле команда оештырдыгыз, "Эфир" бүген югары рейтинглы, тамашачыларга кызыклы канал, диде ТР Президенты.
"Безнең республикада электрон хөкүмәт эшли. Ләкин иртәгә интернетны сүндерсәләр, хөкүмәт ничек эшли алыр, белмим. Сезнең телекомпания турында да шулай әйтеп була. "Эфир" ны сүндерсәләр, минемчә, Казан һәм Татарстанның күпчелек халкы канәгатьсезлек белдерәчәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов "Эфир" хезмәткәрләренә осталыклары өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар, компаниянең чәчәк атуын теләде. "Объектив мәгълүматны вакытында җиткерү бик мөһим, кайчак хакимият структураларын тәнкыйтьләү кирәк. Барысын да вакытында һәм тиешле сыйфатта башкару кирәк. Бу шәһәрнең дә, республиканың да үсешенә ярдәм итә", - дип йомгаклады ТР Ппезиденты.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Эфир" телекомпаниясенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.