Рөстәм Миңнеханов «Сбербанк - Технологии» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 26 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанк - Технологии» компаниясе генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов һәм башкалар катнашты. 

Әңгәмә барышында яклар югары технологияләр өлкәсе хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International