Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәләре вәкилләренә тапшрыды. Бүләкләнүчеләр арасында - 56 татарстанлы. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Безнең матур бер гадәтебез бар - республика көне алдыннан Татарстанның иң уңышлы, алдынгы кешеләрен хөрмәтләү, дип ассызыклады ТР Президенты чыгышында. "Бүген Татарстан Республикасы үсеп бара. Безнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә, агросәнәгать һәм энергетика кластерларында планнарыбыз зур. Шул ук вакытта без мәгариф, медицина, социаль яклау мәсьәләләренә дә игътибарны киметмибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, гаилә, демография мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелә. Республикада бүгенге көндә гамәлгә ашырылучы бөтен программа-һәм проектлар нәтиҗә күрсәтәләр, дип билгеләде ТР Президенты.
"Болар барысы да гаять көчле икътисад һәм тотрыклылык шартларында ганы мөмкин. Безнең иминлек һәм тәритпне саклаучы хокук саклау органнары роле бик мөһим. Безнең конфессияләр вәкилләре турында да әйтеп китәргә кирәк, алар халыкның рухи ихтыябларын тәэмин итәләр", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген дәүләт бүләкләренә лаеклы булучылар Россия һәм Татарстан үсешенә гаять зур өлеш керттеләр.
Шуннан бүләкләрне тапшыру танатанасы башланды.
ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов һәм "А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ генераль директоры Валерий погорелов I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнделәр.
ТР буенча ЭЭМ полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Андрей Демидов II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде. "Һәлак булучыларны коткарган өчен" медален ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды коткаручысы Дмитрий Мамлинга тапшырдылар. Шулай ук республиканың лаелы кешеләренә атказанган и семнәре бирелде һәм "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены һәм "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре тапшырылды.