Марат Әхмәтов: Без уҗым культураларын коры туфракка чәчәргә мәҗбүр

2016 елның 26 августы, җомга

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге культураларны чәчү торышы буенча борчылуын белдерде. ”Дымлылык критик билгедән дә түбән. Сөрүлек катламында тиешле 20мм дан бары 3тән 0 ммга кадәр генә дымлылык бар”,- диде ул.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма, район җитәкчеләре катнашты.

“Көзге арыш чәчүнең оптималь сроклары инде үтеп бара, чәчелгән мәйданнар да өметләндерми. Алданрак чәчеп өлгергәннәре дә, алар безнең якынча 300 мең га мәйданда, дымлылык түбән булу сәбәпле сентябрь урталарыннан да иртә чыкмас. Кыш чыгар өчен кирәкле температураны да җыя алмас”, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Уҗым бодае буенча да эш бара. Чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләргә исәп. Куандырган бер нәрсә бар, синоптиклар фаразы буенча, көзнең беренче ае аграрийларны яңгырлар белән кинәндерергә тиеш.

Урып-җыю компаниясе быел төгәлләнде дисәк тә була, дип дәвам итте үз чыгышын Марат Әхмәтов. Әмма кайбер хуҗалыкларада җыелмаган йөзләрчә гектар икмәк бар. Министр әлеге хәлгә җитү очракларын анализлап, үзе бу эш белән шөгыльләнәчәген белдерде.

Кукурузны җыю буенча эшләр әйбәт кенә бара. Әлеге культура республикада 100 гектар мәйданда чәчелгән. Ә менә техника җитеп бетми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аларны арендага алып торырга тәкъдим итә. Чыгымнарның бер өлешен дәүләт түләргә ышандыра.

Министр сүзләренчә, рапска өмет быел бик аз. Чәчүлекләрнең бер өлешен кызулык һәм зыян салучы бөҗәкләр бетерде. Калганы да бик тиз кибеп, анысы да җиргә китеп бара. Уңышның иң зуры бер гектардан 7,2 центнер тәшкил итә. Аның каравы бәяләр – гадәттәгедән югарырак. Уңышын саклап кала алганнар әйбәт табышка өметләнә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International