Бүген "Баулынефть" НГЧИ нефть нәтиҗәлелеген арттыру алымнарын эшләү буенча алдынгы урыннарны саклый. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Баулынефть" НГЧИ оешуга 70 ел тулу һәм Баулы шәһәре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Барысын да бәйрәм белән котлап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, зур девон нефте Баулы сәнәгатенә этәргеч булды. Кайчандыр авыл хуҗалыгы районы булган вакыттан бирле район каты үзгәрде. "Бу вакыт эчендә "Баулынефть" "Татнефть" нең иң инновацияләргә актив һәм үсеп баручы предприятиесе исемен яулады. Нәкъ менә монда илдә беренче мәртәбә контурдан тыш суландыру, катламнарны гидроаеру катлам басымын саклау системасы гамәлгә кертелә", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнеханов нефтьче ветераннарга җиткерде. Нефть производствосын оештыручы алдынгы хезмәткәрләрне Татарстан Президенты исемләп атады.
"Нефтьне чыгару тарихы һәм Баулы җире, шәһәре тарихы бердәм. Шуңа күрә шәһәр белән предприятие бәйрәмен бер көндә үткәрү бик дөрес. Шәһәр һәм НГЧИ җитәкчелеге бергәләп команда кебек эшли, алар территориянең социаль=икътисадый үсешен тизәйтүне тәэмин итүгә эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Соңгы биш елда районда 160 мең кв. метр торак, 2 балалар бакчасы, 5 күп функцияле үзәк - авыл мәдәният йортлары, 11 сәламәтлек сакалу объекты, 8 спорт мәйданчыгы һәм бер футбол кыры гамәлгә кертелде, ял итү зоналары төзекләндерелде.
"Баулы - республикада иң төзек һәм яшәү өчен уңай кече шәһәрләрнең берсе. Районда күпне эшләдерләр, юбилей чараларына да. Бу максатта нефтьчеләрдән ярдәм зур булды. Әлбәттә, районда яшәүчеләрнең яшәү шартлары дәрәҗәсе, шәһәр һәм авылларның социаль өлеше - Баулы халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе ул", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән баулыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.