ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры Максим Соколов Зеленодольскка килде. Эш сәфәренең төп максаты - тимер юл өстеннән үтә торган яңа күперне ачу.
"Безнең бүген бәйрәм - Республика көне һәм бу юл кичүен ачу. Зеленодольск өчен бу көтелеп алган объект. Инженерлар өчен катлаулы мәсьәләләр булды, һәм аларны хәл итү кирәк иде. Шәһәрдә бер яктан икенче якка узу да кыен иде. Тимер юл кичүе уртача көненә 11 сәгать ябык була идею Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Аерым Горький тимер юлының бездәге филиалына һәм сыйфатлы эшне бакарган төзүчеләргә аеруча рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
"Көн яңгырлы булса да (ә яңгыр яхшыга диләр), сезне бәйрәм белән котлыйсым килә. Бу юл аша кичү Зеленодольск халкы өчен Республика көненә чын бүләк булачак. Ул бөкеләрсез һәм кәефне төшермичә шәһәрнең ике өлешен тоташтыра, иң мөһиме тимер бл аша кичүне куркынычсыс итте. Бу шәһәр экологиясенә дә уңай йогынты ясый һәм биредә эшләүче предприятиеләрнең эксплуатациягә сарыф ителүче акчаларын да саклый", - диде Максим Соколов.