Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Республика көненә багышланган күп төрле чараларда катнашты. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар озата йөрде. Башта ТР Президенты Җиңү проспекты, 56 урамындагы ишек алды бәйрәмендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкны Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады. "Сездә хәзер бик матур, ял итеп, балалар белән йөреп була торган урын бар. Сез дә, үз чиратыгызда, аны чиста һәм матур булып калсын өчен, карап торырсыз, дип өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте ул йортта яшәүче халыкка.
Шуннан Татарстан Президенты яңартылган Урицкий ис. паркка барды. Биредә Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды. Ул башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Күл төбен һәм канал төбен ләм һәм калдыклардан чистартканнар, бетон төбе ремонтланган, яр буе ныгытылган. Бер күпер ишелеп беткәнгә күрә, аны сүтеп, яңаны салганнар. Пирста да төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
Паркта прокат пунктларын, хуҗалык бүлмәләре, яңа туалетлар ачылган. Төрле иҗади чаралар үткәрү өчен ябык сәхнә төзегәннәр. Н.Фишман сүзләренчә, парк аллеяләре хәзер кичләрен яктыртылачак, ә шәһәр халкы җайлы эскәмияләрдә ял итә алачаклар.
Рөстәм Миңнеханов спорт мәйданчыкларын да карады. Паркта футбол кыры, баскетбол мәйданчыгы, воркаут өчен мәйданчык һәм урам өчен тренажерлар бар.