Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Элемтә һәм югары технологияләр министры Рамин Гулузадә белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Әңгәмә барышында яклар технопаркларны үстерү һәм мәгълүмат продуктлары булдыру өлешендә тәҗрибә алмашу буенча хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Элемтә министры сүзләренчә, югары технологияләр өлкәсенә инвестицияләр кертү буенча Әзәрбәйҗан тәҗрибәсе Татарстанда зур кызыксыну уята.
Аңарчы Рамин Гулузадә «Иннополис» МИЗда булган иде, анда ул резидент компанияләр вәкилләре һәм махсус зона җитәкчелеге белән очрашкан иде.