Татарстан Президенты Гарәп ат чабышлары бөтендөнья фестивале җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Гарәп ат чабышлары бөтендөнья фестивале башкарма директоры Лара Савая белән очрашты. Очрашу Казан ипподромы территориясендә үтте. Лара Савая шулай ук  - Халыкара гарәп ат чабышлары судьялар федерациясендә Хатын-кызлар арасында ат чабышлары комитеты рәисе һәм Халыкара ат-спорт академияләре федерациясе Идарә рәисе. 

Яклар ат үрчетү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм ат чабышлары индустриясен үстерү буенча перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International