Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромындагы бәйрәм чараларында булды

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген "Казан" ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышлары узды. Быел ат чабышы-спорт чарасы халыкара статусында үтә. Чабышларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар күзәтте. 

Рөстәм Миңнеханов башта республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсен карады. 

Тамашачылар урыннарында Татарстан Президентын чараның хөрмәтле кунаклары көтә иде: республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эре предприятиеләр җитәкчеләре, чит ил кунаклары. 

"Авгут аенда гына мин егермеләп республика районында һәм шәһәрләрендә булдым. Бөтен җирдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бүген Зеленодольскта Россия транспрт министры Максим Соколов белән яңа юл кичүен ачтык. Аннан Кама аша күпернең икенче чиратын эксплуатациягә керттек. Татарстан үсеш кичерә һәм бу республика халкы казанышы", - дип ассызыклады Татарстан Президенты чыгышында. 

Ат чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров аты лаек булды. Приз фонды - 3 млн сум. Ярышларда барлыгы 10 ат чабышты.

"Си Коуд" кушаматлы атта мастер-жокей Х. Улубаев беренче килде. Икенче урында - шулай ук Рамзан Кадыйровның аты, "Сирт" кушаматлы атта мастер-жокей А. Альбердиев. Өченче урында - "Год Дрим" аты (хуҗасы - "Тимерхан" спорт комплексы, Татарстан). Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International