Казанда XII мөселман кинофестивале бүләге өчен дөньяның 33 иленнән килгән вәкилләр көрәшәчәк

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

XII Халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Быелгы конкурс программасын 33 илдән 60 фильм тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында мәгълүм булды.

Алдагы еллардагыча мөселман киносы фестивален гамәлгә куючылар булып ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Россия мөфтиләр Шурасы тора. Шулай ук фестивальгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәтә.

XII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылышы 5сентябрьдә “Пирамида” комплексында булачак. Ябылу тантанасы 11 сентябрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак.

Конкурс программасына СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Россиянең халык артисты, танылган кинорежиссер Александр Прошкин рәислегендәге жюри бәя бирәчәк.

Фестиваль кунаклары исәбенә дөнья һәм Россия киносының күренекле эшлеклеләре кергән, режиссерлар -  Алексей Учитель, Константин Лапушанский, актерлар - Алексей Петренко, Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Людмила Чурсина, Нонна Гришаева, Елена Лядова, Анна Каменкова, Владимир Вдовиченков, сценарист - Денис Осокин, продюсер -Рубен Дишдишян һәм башкалар.

ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сүзләренчә, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмов иҗатларына багышланган фильмнар да күрсәтеләчәк.

Фестиваль барышында кинематография эшлеклеләре белән мастер-класслар, фестивальдә катнашучылар белән иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, пресс-конференцияләр уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International