Рөстәм Миңнеханов: Казан Суворов училищесы - Татарстан горурлыгы

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Суворов хәрби училищесы территориясендә суворовчыларга һәйкәл ачу һәм Белем көненә багышланган тантаналы линейка үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан хәрби Суворов училищесы башлыгы Валерий Миронченко, Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче урынбасары, генерал-лейтенант Евгений Устинов, Россия ГХМның Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты. 

Суворовчыга һәйкәл Суворов училищеларын тәмамлаучыларга хөрмәт йөзеннән куелды. Һәйкәл 1 нче курска чемодан тотып килүче укучы образында ясалган. 

Казан Суворов училищесы һәм аны тәмамлаучылар - Татарстан горурлыгы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. "Модна сигез Россия Герое, илледән артык генерал һәм унҗиде академик белем алган. Суворов училищесы традицияләргә бай һәм без аңа һәрвакыт ярдәм итәчәкбез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Аннан Татарстан Президенты һәм генерал-лейтенант Евгений Устинов бееренче курс суворовчыларына ал төстәге погоннарны тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International