Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наиль Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов башта Мәләкәс елгасының яңартылган яр буен карады. Аны ТР Президенты ярдәмчесе наталия Фишман озата йөрде һәм аңлатмалар биреп барды. Төзекләндерү эшләре ел башында баланган. Яр буенда тротуарлар, велосипед юллары ясалган, яктырткычлар, эскәмияләр куелган, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү зоналары ясалган.
Аннан ТР Президенты Яр буе микрорайонында 1200 балага исәпләнгән мәктәп ачты. Тантаналы линейкадагы чыгышында Наил Мәһдиев белдергәнчә, бу - шәһәрдә 20 ел эчендә беренче төзелгән мәктәп. Ул Рөстәм Миңнехановка проектны гамәлгә ашырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты сүзләренчә, бу микрорайонда мәктәпне төзү күптән уйлана иде инде. Быел федераль үзәк ярдәме белән бу бурыч башкарылды, диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба планда Гренада паркында "Альбатрос" бассенын ачу тантанасы иде. Спорт комплексы 700 гә якын кеше кабул итә ала. Бассейнда спорт чараларын үткәреп була, объект мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган.
Илле метрлы бассейн махсус Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре чемпионаты өчен алынган иде. Ярышлар тәмамлангач, конструкцияне Чаллыга бирергә дип карар кылынды.
"Бүген Чаллыда күп төрле чаралар үтә: яр буе ачылды, бассейн, мәктәп. Болар барысы да бу матур шәһәрдә яшәүче кешеләргә уңайлы шартлар булдыру өчен эшләнә. Бу бассейн Россиягә күп кенә алтын медаль китерде. Бу традиция сакланыр дип өметләнәм", - дие белдерде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Чаллыда Татарстан Президенты шулай ук "Камский" агросәнәгать комлпексында булды. Ул итне беренчел эшкәртү һәм колбасалар җитештерү предприятиесен карады. Аерым алганда, туңдырылган ярымфабрикатлар җитештерү һәм колбасалар җитештерү линияләрен карады.