Бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" заводы территориясендә ачылган Машина төзелеше гамәли квалификацияләренең күп функцияле үзәгендә булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак проект турында "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа үзәк - производствога якынайтылган инновацион мәгариф оешмасы. Аның эшчәнлеге һөнәри белем бирүнең кыска программаларына исәпләнә. Анда "КАМАЗ" ГАҖ хезмәткәрләре квалификацияләрен үстерәчәк һәм яңа профессияләргә өйрәнәчәк. Шулай ук үзәктә һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм башка оешмалар хезмәткәрләре һәм шәхси затлар махсус дисциплиналар буенча белем алачак.
Проектны гамәлгә ашыруга компания 106 млн. сум акча юнәлтте, ә тагын 30 млн. сумны җиһазлар сатып алуга республика бирде.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар уку аудиторияләрен, лабораторияләрне, местер бүлмәләрен карадылар.
"Мәгариф системасына ярдәм итү - республика һәм федераль дәрәҗәдә алдынгы урында тора, шуңа күрә Татарстанда белем бирү сыйфатына, материаль-техник базага, заманча технологияләрне җәлеп итүгә аеруча зур игътибар бирелә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләгәнчә, әлеге үзәкне ачу - Татарстанда профессиональ кадрлар әзерләү сыйфатын арттыруда мөһим адым.