Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler белән уртак проектны - SFTP каркас кабиналар заводы төзелеше проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр.
Завод төзелеше быел март аенда башланды. Проектта каркас кабиналарны җитештерүнең тулы циклын оештыру каралган.
Предприятие автомобиль заводының җитештерү объектлары территориясендә төзелә. Әзер продукция "КАМАЗ" ның төп конвейерына һәм Mercedes-Benz авыр йөк машиналары производствосына барачак.