Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты. Очрашу Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгындагы "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар.
Әңгәмә барышында яклар "Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аның бер өлеше Татарстан территориясе аша узачак.