Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2016 елның 4 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!
 
Татарстан Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.     

Үткән еллардагы кебек үк сез һөнәри бәйрәмегезне хезмәттә зур уңышлар белән каршы аласыз – нефть чыгару күләмен арттыру, углеводород чималы запасларын бөтәйтү, Россия Федерациясендәге, якын һәм ерак илләрдәге йөз меңләгән кулланучылар адресына өзлексез газ җиткереп тору тәэмин ителде. «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында акрын кокслаштыру җайланмасын урнаштыру һәм нефтьне мөмкин кадәр тирәнрәк эшкәртүгә ирешү мөһим вакыйгага әверелде. Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләренең нәтиҗәле эше, социаль җаваплы бизнес алып бару принципларын урнаштыру Татарстанда республика кешеләренең тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән эре проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. 

Сезнең тырыш хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәрвакыт Россия Федерациясе икътисадын динамик үстерү, аның энергетик иминлеген тәэмин итү гаранты булды. 

Нефть-газ тармагы ветераннарына аерым хөрмәт күрсәтәбез. Сез бүгенге уңышларыбызга нигез салдыгыз. Тармакка, туган җиребезгә карата сез салган тугрылык традицияләре илебезнең яңа буын нефтьчеләре һәм газ хезмәткәрләре тарафыннан лаеклы дәвам ителә.

Татарстан Республикасын, Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерүгә керткән өлешегез өчен чын күңелебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Ветераннарга һәм барлык нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, тыныч-имин тормыш һәм хезмәттә уңышлар телим.    

Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Р.Н.Миңнеханов».                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International