Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә эш сәфәрендә. Визитының төп сәбәбе - Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу.
Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде.
ТР Президенты шәһәрдә велосипед инфраструктурасы үсеше белән танышты. Аерым алганда, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, 50 км чамасы велоюл салынды, киләчәктә аның озынлыгын 200 км га җиткерү планлаштырыла.
Моннан тыш, велопарковка урнаштыру эше бара. Исәпләүләр буенча, шәһәргә барлыгы 12 меңгә якын парковка урыннары кирәк. Бүгенгә 2770 урын бар.
Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, Әлмәттә ел дәвамында велосипедта йөрергә мөмкин булачак. Моның өчен кар чистарту техникасы сатып алынган.
Велоюллар төзелеше җәмгыяви киңлекләр һәм җәяүлеләр зонасын үстерү белән бергә алып барыла. Сораштырулар буенча, мондый инфраструктура булган очракта әлмәтлеләрнең 70 проценты ике тәгәрмәчле транспортка күчеп утырырга әзер.