Корея Халык-Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ким Хен Джун белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында 2014 елда Төньяк Кореядә булганы хакында искәртте. Татарстан делегациясе ул чакта ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырганнар иде һәм Төньяк Кореянең алдынгы предприятиеләрендә булганнар иде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, делегацияләр визитлары һәм эшлекле элемтәләргә ярдәм Россия-Төньяк Корея мөнәсәбәтләре кысаларында КХДР һәм Татарстан арасында алга таба дустанә мөнәсәбәтләр ныгуга ярдәм итәчәк.