Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәре мэры Сун Сибинь әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Кытай белән бүгенге көндәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли һәм Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.
Ул былтыр Харбин шһәрендә булганын искәртте һәм ЭКСПО Россия-Кытай күргәзмәсендә катнашуы хакында хәбәр итте.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республика Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. "Безнең республикага еш кына КХР җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле делегацияләре килә. Татарстан вәкилләре дә илегездә еш кунак булалар. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Казанда Кытай Генераль консуллыгын ачу турында карар бар, - диде ТР Президенты. - Югары уку юртларыбыз да актив багланышта тора. Татарстан "Идел-Янцзы" региональ төркеме эшендә катнаша".
Менделеевскта быел февраль аенда "Аммоний" минераль ашламалар заводы эшли башлады, аны Кытай милли химик-инженер корпорациясе төзеште. Ә апрель аенда Чаллы шәһәрендә "Хайер" компаниясе суыткычлар производствосын ачты.
Татарстанга Кытай туристлары да еш килә. Ел башыннан Урумчидан Казанга туры авиа-рейслар ачылды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Харбин бизнесына Россия базарына чыгу өчен мәйданчык булырга әзер. "Бүген республикабыз территориясендә ике махсус икътисадый зона эшли. "Алабуга" МИЗда Кытай капиталы катнашында өч проект гамәлгә ашырыла, - диде ТР Президенты. - Без алга таба да сезнең проектлар буенча тәкъдимнәрегезне карарга һәм ярдәм итәргә әзер".
Сун Сибинь Рөстәм Миңнехановка җылы каршы алуы һәм делегация визиты югары дәрәҗәдә әзерләнгән булуы өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан белән багланышлар Харбинга бик кызыклы.