Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Фестиваль ачылу белән анда катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Кызыл келәм” буйлап беренче булып узган фестиваль кунаклары арасында танылган режиссерлар Александр Прошкин, Сиддик Бармак, Госман Сәфәров, Константин Лопушанский, Мәҗид Мәҗиди, Юрий Быков, Йосыф Разыков, актерлар Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Ирида Хөсәинова, Людмила Мальцева, җырчылар Ринат Ибраһимов һәм Тамара Яндиева бар иде.
Илдар Халиков фестивальдә катнашучыларны котлады. “11ел элек оештырылган мөселман киносы фестивале исламның матурлыгын һәм изгелеген яктыртучы фильмнар күрсәтү өчен мәйданчык булды. Бүген ул зур һәм бөтен дөньяда танылган фестиваль. Быел гына да 52 илдән 703 заявка булды. Бу бик зур хезмәт. Чын күңелемнән фестивальнең матур һәм игелекле булуын телим”, - дип белдерде ул.
Аннары Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләре укыды.
Россия мөфтиләр берлеге рәисе Равил Гайнетдин үзенең чыгышында бүген дөньяда барган тугандаш халыклар арасындагы низаглар өчен борчылуын белдерде. Ул барысын да татулыкка өндәде.
РСФСР халык артисткасы Людмила Хитяеваның мөрәҗәгате дә ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек булды. Ул залны татар телендә сәламләде, татар халык ашлары һәм Казанның соңгы елларда матурлануы белән соклануын белдерде.
Жюри рәисе Александр Прошкин цивилизацияләр диалогы һәм мәдәниятләр диалогыннан башка мөһимрәк нәрсә юк, дип билгеләде. “Мин көчле дулкынланулар көтәм, мондый хисләр сездә дә булыр дип ышанам”, - диде ул.
Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди үзенең фильмы турында сөйләде, ә Казан фестиваленә аны оештыру формасына түгел, бәлкем аның эчтәлегенә һәм фильмнарга күбрәк игътибар бирүне теләде.
Быел конкурс программасында 33 илдән 60 фильм күрсәтеләчәк.