Татарстанда хәзер ОРВИ авыруының уртача үсеше күзәтелә. Атна саен ОРВИ белән авыручылар саны 5-7%ка арта бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Республиканың баш санитар табибы сүзләренчә, соңгы атнада Татарстанда 7435 ОРВИ очрагы теркәлгән, шуларның яртысы Казанга туры килә.
“Авыручыларның артуын без декабрь башында көтәбез”, - диде Марина Патяшина.
Шуның белән бергә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе уңышлы уздырылган вакцинацияләү нәтиҗәсендә эпидемия булмас, дигән ышаныч белдерде.
Марина Патяшина халыкны гриппка каршы прививка ясатудан баш тартмаска чакырды, чөнки грипптан соң өзлегү бик куркыныч.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов билгеләгәнчә, 2010 елдан Татарстанда прививка ясатучылардан берәү дә авырмаган һәм үлмәгән.
“Бүгенге көндә кулланыла торган вакциналар куркынычсыз. Аларда актуаль штаммнар бар, шул исәптән дуңгыз гриппы. Прививка ясатмауга бер генә сәбәп була ала, ул – аллергия, шул исәптән тавык аксымына”, - диде Сергей Осипов.
Татарстанның дәвалау учреждениеләре ОРВИ авырулары башлануга әзер, шулай ук вируска каршы кирәкле препаратлар да бар, дип йомгаклады Сергей Осипов.