ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Шешләргә каршы укыту” мәгълүмат проектын башлап җибәрде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.
“Проект онкология буенча халыкның белемен күтәрүгә һәм онкологик ярдәм мәсьәләләрендә үзеңә карата җаваплылык тәрбияләүгә юнәлтелгән”, - дип ачыклады Сергей Осипов.
Аның сүзләренчә, телевидениедә социаль реклама булачак, шәһәр урамнарына щитлар һәм банннерлар урнаштырылачак, алар рак авыруларын иртәрәк ачыклап, тизрәк табибка мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирәчәк.
Моннан тыш, республиканың зур сәүдә үзәкләрендә мәгълүмати чаралар, онкологлар һәм онколог-маммологларның түләүсез консультацияләре планлаштырылган.
Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин шулай ук сәүдә үзәкләрендә акцияләр уздыруның кирәклеген билгеләде.
“Быел яз көне шундый акцияләр вакытында алты кеше безнең белгечләргә тикшерелергә җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә аларда шешләр булуы ачыкланды һәм алар дәвалануга җибәрелде. Бу кешеләр табибка баруны планлаштырмаган булган, әмма сәүдә үзәгендә барган акцияне күреп, анда катнашырга теләгәннәр һәм тикмәгә түгел”, - диде Илдар Хәйруллин.
Шулай ук ул диспансеризация узудан баш тартмаска чакырды. Быел 7 ай эчендә диспансеризация кысаларында 75,7 % онкология авырулары ачыкланган. “Безнең алдыбызда 80%ка кадәр рак авыруларының башлангыч формаларын ачыклауны арттыру бурычы тора”, - дип белдерде Республика клиник онкология диспансерының баш табибы.