Рөстәм Миңнеханов Мәскәү янындагы «Лапино» клиник госпиталендә булды

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кылды. Сәфәренең төп максаты төбәктәге хосусый  медицина учреждениеләрен үстерү тәҗрибәсе белән танышу булды.   

Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Одинцово районының шул ук исемдәге поселогында урнашкан «Лапино» клиник госпиталендә булды. Монда чыннан да карар нәрсәләр бар: бүлмәләрдә заманча җайланмалар куелган, пациентлар белән эшләгәндә  медицинадагы яңа алымнар кулланыла. Шул исәптән бала табуга ярдәм итү буенча да. 

Госпиталь илдә «Ана һәм бала» Россия компанияләре төркеменә керә, генекология һәм акушерлык линиясе буенча катлаулы һәм нәтиҗәле хәл ителешләр саны буенча алда бара. 
 
Татарстан Президенты госпиталь бн танышуны травматология бүлегеннән башлады. Кунакларга табиблар кабинетларын, уңайлы палаталарны, балалар өчен уеннар зоналарын һәм башкаларны күрсәттеләр.   

Медицина үзәген караганнан соң Татарстан Республикасы Президенты һәм компания директоры Марк Курцер күргәннәре хакында түгәрәк өстәл тирәсендә фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстанда медицина өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. Аерым алганда, ул РКБ базасында яңа перинаталь үзәк ачылышы турында да мәгълүмат бирде. 
  
Эш сәфәре азагында Татарстан вәкилләре мондагы коллегаларын тәҗрибә алмашу өчен Казанга чакырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International