Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Системный оператор Единой энергетической системы» ААҖ идарәсе рәисе Борис Аюев белән очрашты.
Очрашуда шулай ук «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев та катнашты.
Әңгәмә барышында яклар Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итү системасының иминлеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алышты.