Татарстан Президенты ишетмәүче спортчылар арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатын ачты

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә “Динамо” спорт базасы ату үзәгендә ишетмәүче спортчылар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионаты башланды.

Ярышларда 16 илдән килгән 66 спортчы катнаша. Биредә пневматик һәм кече калибрлы мылтыктан пуля белән атуда 12 комплект медаль уйнатыла.

Бүгенге ярышлар башлану тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ишетмәүчеләрнең Халыкара спорт комитеты башлыгы Валерий Рухледев, Россиянең Сурдлимпия комитеты президенты Александр Романцов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

“Бу ярышларны Универсиадага дип төзелгән шушы шәп комплекста уздыруыбыз күңелле. Хәзерге вакытта ул тулысынча әзер, - диде республика лидеры ишетмәүче спортчылар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионатында катнашучыларны сәламләгәч. – Без 16 ил спортчысын кабул итеп, дөнья дәрәҗәсендә ярышлар уздыруыбызга шатбыз. Кунакларыбызның башкалабыз белән танышуын телибез һәм алга таба кунак буларак сезне күрергә һәрчак шат булырбыз. Мин үземнең сезгә, ишетү буенча проблемалары булганнарга, шәхсән хөрмәтемне белдерәсем килә. Сез үзегезне шундый спорт төрендә тапкансыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәнсез. Уңышлар телим. Казанда яңа очрашуларга кадәр!” – диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Александр Романцов оештыручыларга Казанда чемпионат уздыру өчен тудырылган шартлар өчен рәхмәт әйтте. “Катнашучыларның барысы да тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясар һәм шәхси рекордларын яхшыртыр дип өметләнәбез”, - дип, җиңүләр теләде.

“Рөстәм Миңнехановка һәм аның командасына дөнья чемпионатын Казанда уздырырга ризалык биргәннәре өчен шәхсән рәхмәт белдерәм. Ул бик зур әһәмияткә ия, чөнки Төркиядә 2017 елда үткәреләчәк Сурдлимпия уеннарына әзерләнергә кирәк. Анда танылган кешеләр, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр киләчәк. Казандагы ярышлар бик югары дәрәҗәдә узар дип ышанам”, - диде Валерий Рухледев.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ату буенча Россия җыелма командасы белән сөйләшеп алды. Командага 34 кеше кергән: 19 спортчы, 5 тренер, 1 табиб, 9 рәсми зат. Татарстаннан анда катнашучы юк, чөнки республикада ишетү сәләте бозылган атучы спортчылар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International