Илдар Халиков Казанда Инновацияләр буенча халыкара чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Composite Battle World Cup Kazan 2016” I халыкара чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Композит материаллар өлкәсендә яшь белгечләр ярышларының беренчесе былтыр Мәскәүдә “Open Innovation” форумы вакытында уздырылган иде. Быел исә турнир дөнья мәйданына чыга һәм ул Казанда үткәрелә.

Аерым алганда, чемпионат 26 октябрьдән 29 ына кадәр барачак. Бүген Казанга, утырышта катнашырга дип, оештыру комитеты әгъзасы, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының “Россия композитлары” үзәге директоры Владимир Нелюб килде.

“Бүген безгә чемпионатка әзерләнү һәм аны үткәрү буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикерләшергә кирәк. Элементларның барысы да зур әһәмияткә ия: этапларны уздыру мәйданчыклары, уеннарда катнашачак командалар саны һәм аларны урнаштыру, жюри составы, кунакларның килүе һәм аларны урнаштыру. Моннан тыш, без композит компетенциясен 2019 елда Казанда булачак “WorldSkills Int” компетенцияләренең гомуми исемлегенә кертү мәсьәләсендә фикерләшәбез”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

“Төп оештыру мәсьәләләре инде хәл ителгән. Финанс мәсьәләләре юк, КИТТУ-КАИ ягыннан финанслана һәм Бауман исемендәге университет ягыннан да. Чемпионат үткәрү мәйданчыклары сыйфатында КИТТУ-КАИның “Олимп” спорт комплексы һәм “Ак Барс” кара-каршы көрәш сарае тәкъдим ителә”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. Кирәкле җиһазлар мәсьәләсендә дә проблемалар юк, экспертлар һәм жюри исемлекләре расланган, диде.

Ярышлар вакытында командаларга композит материаллардан эшләнмәне проектлап эшләп чыгарырга кирәк була. Тизлек, сыйфат, төгәллек тә, куелган максатка туры килү-килмәү дә бәяләнәчәк. Чемпионатта катнашучыларны конкурсның интеллектуаль өлешендә дә сынарга җыеналар: профильле брейн-ринг, теоретия – конструкцияләрне исәпләү, бизнес-кейслар.

Чемпионатка өстәмә булып композитлар буенча халыкара конференция һәм композит материаллар индустриясе халыкара күргәзмәсе дә уздыру каралган. Анда катнашучылар чемпионат химаячылары сыйфатында җәлеп ителә.

Казанга чемпионатка әлегә 400ләп кунак килергә теләк белдергән. Алар: ярышларда катнашучылар, остазлар, үз командасына булышырга теләгәннәр. Чемпионатта катнашуга 20 сентябрьгә кадәр теркәлергә була, димәк, командалар саны артачак кына.

“Безнең максат – Россия исеменнән “WorldSkills Int” компетенцияләренең гомуми исемлегенә композицион компетенцияне керттерү. Нәкъ менә Татарстан ул байракны беренче булып күтәрергә тиеш”, - дип басым ясап әйтте Владимир Нелюб.

Чемпионат үткәрелгәнннән соң бу мәсьәлә 70 процентка хәл ителгән дияргә булачак. “Безгә “ComBat-2016” чемпионатына “WorldSkills Int” башлыгы Саймон Бартлины халыкара экспертлар командасы белән бергә чакыруны мөһим дип саныйм. Алар шунда без тәкъдим итәсе компетенциянең сыйфатын бәяли алачак”.

“Composite Battle World Cup Kazan 2016” дөнья чемпионаты тиешле югарылыкта оештырып үткәрелер дип саныйм, һәм безгә дәүләтнең иң югары даирәләре Владимир Владимирович Путин белән Дмитрий Анатольевич Медведевны чакырырга да оят булмас”, – дип сүзен тәмамлады Владимир Нелюб.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International