Марат Әхмәтов: Татарстан районнарының уҗымлыларны чәчү вәзгыятен төзәтү мөмкинлеге бар

2016 елның 10 сентябре, шимбә

Быел көз озакка сузылырга охшаган, ә бу Татарстан районнарының уҗымлыларның көзге чәчүлекләр вәзгыятен төзәтү мөмкинлеге бар дигән сүз. Бу хакта Татарстан Премьер-министры - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре  катнашты. 

"Сентябрьнең беренче декадасында яуган яңгыр туфракны берникадәр йомшартты. Әмма республиканың көнчыгыш зоналарында явым-төшем юк. Анда бары тик 20 мм чамасы гына яңгыр яуган", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Әле яңгырлар явачак, Татарстан аграрийларына яшелчә, бөртеккә кукуруз һәм силос әзерләү кыенлаша. Шуңа күрә ул һәр кояшлы көнне нәтиҗәле кулланырга тәкъдим итте.

Докладчы көзге культураларны чәчү ваәгыятенә аерым игътибар бирде. "Технологияләрне үтәгән очракта алар теләсә кайсы елны югары уңыш бирә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы берләшмәләренә бөртеклеләр структурасында көзге культуралар 40 проценттан ким булмаска тиеш дип белдердек. Бу республика буенча - 640 мең га".

Күп кенә хуҗалыклар киңәшкә колак салды һәм көзге культуралар исәбенә генә яхшы уңыш җыя алдылар. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аерым мисаллар китерде.

Вәзгыятьне үзгәртү өчен вакыт бар әле дип саный Марат Әхмәтов. "Көз озакка сузылыр дип көтелә, шуңа күрә 15 сентябрьгә кадәр калган мәйданнарда чәчү эшләрен төгәлләү мөмкин дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International