Татарстан Президенты Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Быел бәйрәм намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды. Исегезгә төшерәбез – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге меңгә якын татарстанлы Мәккәдә хаҗ сәфәрендә.

Гает намазы башланганчы Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте һәм республиканың барлык мөселманнары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау телеграммаларын укыды.  

Мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Җәлил хәзрәт Фазлыев Корбан бәйрәменең тарихын сөйләде. Коръән буенча, бәйрәм иманы өчен улын корбан итәргә әзер булган Ибраһим пәйгамбәр хөрмәтенә үткәрелә. Аллаһы Тәгалә корбанны сарык белән алыштыра.

Татарстанның баш казые бу көннәрдә бары тик изге гамәлләр кылырга, аерып әйткәндә авыру һәм өлкән кешеләрне кайгыртырга өндәде.

Вәгазьдән соң гает намазы укылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International