ТР Премьер-министры “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта компаниянең 2016 елның 6 аенда җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, капиталь төзелеш планының үтәлеше, шулай ук 2016-2019 елларга компаниянең Мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе мәсьәләләре каралды.

Директорлар советына 2016 елның 6 ае өчен булган төп күрсәткечләр тәкъдим ителде. Компаниянең финанс хәле тотрыклы буларак билгеләнә.

2016 елга компаниянең расланган Инвестицион программасына нигезләнгән капиталь төзелеш планы якынча 7 млрд. сум тәшкил итә һәм 2 200 объектны үз эченә ала. 2016 елның беренче ярты елында капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь кертүләрне үзләштерү 5 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Утырышта мәгълүмат системаларын үстерү һәм гамәлгә кертүнең барышы, шулай ук 2016-2019 елларга Мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International