Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казань» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген РФ вице-премьеры Республика клиник сырхауханәсенең бала таптыру үзәгенең яңа корпусын ачу тантанасында катнашачак.
Төштән соң Ольга Голодец Казан халыкара мәктәбе (International School of Kazan) эшчәнлеге белән танышырга, шулай ук «Казань-экспо» халыкра күргәзмәләр үзәген төзүнең барышын тикшерергә җыена.