Татарстан Премьер-министры Балтач районында яңа күпфункцияле үзәк ачылышында катнашты

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Балтач муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.

Балтачка килүенең төп максаты  Ярак-Чурма авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылышында катнашу иде. Бу объект авыл клубын, китапханә, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган.

Бу вакыйга белән авыл халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Ул берничә ел элек республика җитәкчелеге тарафыннан кечкенә авылларда мәктәпләрне саклап калу турында карар кабул ителүен искә төшерде.

Илдар Халиковка яңа үзәк бинасын карау барышында бүгенге көнгә балалар бакчасына 10 бала йөрүен, мәктәп партасына 12 яшь балтачлы утыруын хәбәр иттеләр. Район башлыгы сүзләренчә, укучылар саны артачак.

Аннан соң Илдар Халиков Кариле авылына килде, анда ул җирле амбулатория эшчәнлеге белән танышты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International