Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президентының эш кабинетында узды.
Әңгәмә барышында яклар төбәкнең бюджет-финанс системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе казначылыгы арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр.