ТР Хөкүмәте йортында юл хәрәкәтләре куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел башыннан Татарстан  юлларында 1045 тапкыр җәяүлеләрне таптату булган. Моның һәр өчесе республикада җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлда була. 6454 җәяүлеләр өчен билегеләнгән юлларның яртысында диярлек төрле җитешсезлекләр бар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республиканың Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.

Комиссия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, республика буенча юл хәрәкәтләре куркынычсызлыгы баш дәүләт инспектры вазифаларын башкаручы Ленар Габдерахманов, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. Утырыш ТРның барлык районнары белән видеоконференция режимында узды.

“Агымдагы елда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре сизелерлек артты, аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә. Барлык очракларда да җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлларда җитешсезлекләр күренә”, - дип сөйләде Ленар Габдерахманов.

2016 ел башыннан республикада барлыгы караңгы вакытта җәяүлеләр белән 45 юл һәлакәте булган, аларда 30 кеше зыян күргән, 16сы үлгән. Зыян күрүчеләнең берсендә дә ут чагылдыргыч элементлар булмаган. Торак пунктлардан читтә караңгыда үзеңдә ут чагылдыргыч элементлар йөртү закон тарафыннан мәҗбүри санала.

Барлыгы ел башыннан Татарстан юлларында 3468 юл һәлакәте булган, 269 кеше үлгән, 4100 кеше зыян күргән.

Юлларда аварияләр санын киметү өчен, комиссия әгъзалары кыска срокларда аварияләр еш була торган участокларның исемлеген төзергә һәм аларда юл эшләрен башкарырга тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International