CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерергә ниятли

2016 елның 16 сентябре, җомга

CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерергә ниятли, шул исәптән – Татарстанның нефть, газ  химиясе предприятиеләре белән дә. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында CB&I (АКШ) компаниясенең бизнесны глобаль үстерү буенча өлкән вице-президенты Скотт Вайзмен хәбәр итте.

Очрашуда CB&I компаниясе топ-менеджменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республика икътисадына, аерым алганда, нефть, газ химиясе тармагына игътибар иткәннәре өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, CB&I компаниясе – үз өлкәсендәге эре компаниләрнең берсе, аның Татарстан Республикасы компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе  бар. Сезнең компания үзен уңай яктан гына күрсәтте, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Скотт Вайзменга.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, CB&I компаниясенең  «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» һәм башка предприятиеләр һәм компанияләр төркемнәре белән уртак проектлары бар.

Үз чиратында Скотт Вайзмен төбәкнең нефть, газ химиясе предприятиеләре белән кайбер проектларны гамәлгә ашыру максатларында CB&I компаниясен сайлап алган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, аның компаниясенең Россия базарында җитди эш тәҗрибәсе  бар.   

Очрашу барышында CB&I компаниясе технологияләрен тәкъдир иттеләр, бу технологияләрне Татарстан Республикасында куллану мөмкинлекләре күрсәтелде. Без сезнең компанияләр белән хезмәттәшлектә яңа проектларны гамәлгә ашырырга ниятлибез, диде Скотт Вайзмен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International