Рөстәм Миңнеханов һәм России Спорт министры Виталий Мутко Казанда яңа «Олимпиец» бассейнын ачтылар

2016 елның 16 сентябре, җомга

Бүген Татарстан башкаласында Казан олимпия резервы училищесы территориясендә (Горький шоссесы, 160) яңа ябык «Олимпиец» йөзү бассейнын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску һәм башкалар катнашты. 

«Олимпиец» бассейны – 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыннан калган өч объектның берсе. Моңарчы Әлки районында «Ләйсән» бассейнын тантаналы рәвештә файдалануга тапшырганнар иде, анда чемпионат вакытында су полосы буенча ярышлар узган булган. Икенче спорт корылмасы – Чаллыдагы «Альбатрос» спорткомплексы. Республика территориясендә бассейннарны саклап калу турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты кабул иткән иде. 

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда узган зур спорт вакыйгалары инфраструктура үсешендә дә, шулай ук кешеләр  менталитетында шактый эз калдырды. «Башта бу өч бассейнны без арендага алдык. Чемпионат тәмамланганнан соң үзебездә калдырырга булдык. Бүген Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Әлки районында спорт комплекслары куелды», - диде ТР Президенты. 

Ул хәбәр иткәнчә, автоград бассейнында синхрон йөзү мәктәбе оештырылган, Казандагы спорт комплексы Олимпия резервы училищесына тапшырылган. «Риодагы Олимпия уеннары йомгаклары буенча омтыласы нәрсәләр барлыгы ачыкланды. Татарстанга федераль һәм республика хөкүмәтләре ягыннан кертелгән акчаларны исәпкә алып, бездән зур нәтиҗәләр көтелә. Илнең җыелма командасы өчен җитдирәк нәтиҗәләргә ирешү мәгъкүл», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Республикасы Президенты Россия Спорт министры Виталий Муткога күп кенә мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасына күрсәткән даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде.    

Чыгышында Россия Федерациясе Спорт министры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан илдәге спортны үстерү буенча зур күрсәткечләргә ирешә. Беренче чиратта ул куәтле матди базага кагыла. «Без ел саен республика территориясендә 30га якын спорт чарасы уздырабыз. Казан Россиянең үзенчәлекле визит карточкасына әвереледе», - диде В.Мутко. 

Ул шулай ук Россия спортчыларының Риодагы Олимпия уеннарындагы уңышлары турында сөйләде, Казан илнең җыелма командасындагы вәкилләре саны буенча 5 нче урынга чыкты, дип белдерде.

Татарстан су спорт төрләренә зур игътибар бирә, диде чыгышында Корнель Маркулеску. «Казандагы су мундиале күптән түгел генә тәмамланган кебек, бүген менә бөтендөнья спорт мирасы республика кешеләренә хезмәт итә башлады. Казанны дөрестән дә халыкара спорт шәһәре дип атап була», - диде ул. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Виталий Мутко һәм башка кунаклар яңа  спорткомплексны карап чыктылар.

Шуннан соң шәрәфле кунаклар Екатерина Гамованың волейбол мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, аңа быел март аеда Казан Олимпия резервы  училищесы базасында нигез салынган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International