Рөстәм Миңнеханов Казанның төзекләндерелгән “Крылья Советов” паркын ачуда катнашты

2016 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш районында үзгәртеп корылганнан соң яңарып киткән “Крылья Советов” паркын карады. Шәһәр халкының ял итү объекты буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе, “Татарстан парклары һәм скверлары” проекты кураторы Наталия Фишман үткәрде. Республика башлыгы белән бергә паркны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика һәм шәһәр хакимиятләренең башка вәкилләре күздән кичерде.

Паркны яңарту эшләре 2015 елда башлангач, биредә төсле, музыкаль фонтан эшләнгән, совет чоры стилистикасы буенча җәйге терраса-ракушка торгызылган, 16 метрлы сәхнә эшләнгән, ике балалар мәйданчыгы җиһазландырылган, этләрне йөртү һәм күнегүләр ясату өчен Казанда иң зур зона булдырылган. Юлларга исә 6 кырлы брусчаткалар түшәлгән, керү урыннары яңартылган.

Наталия Фишман сүзләренчә, “Крылья Советов” паркында уңайлыклар эшләгәндә совет чоры төсмерен һәм элементларын саклап калу бурычы куелган иде. Шуңа күрә эскәмияләр, фонарьлар һәм чүп савытлары парк үз вакытында ачылып, популяр ял итү урынына әйләнгән замандагы кебек итеп торгызылды.

Паркта уңайлыклар булдыру эше барышында барлык этаплар, элементлар Казан вертолет заводы хакимияте белән килештерелде, чөнки аңа “Крылья Советов” паркы попечительлек советы аша эшләрне яраштыру йөкләнгән иде, диде Фишман. КВЗ генераль директоры Вадим Лигай сүзләренчә, рекреацион зонаны яңартуга предприятие 85 млн сум акча сарыф иткән.

“Без, ниһаять, барыбыз да яраткан “Крылья Советов” паркын ачабыз. Рөстәм Нургали улына, районның бөтен җитәкчелегенә паркны тәртипкә китерү иницативасы өчен олы рәхмәт әйтәсе килә, 2015 елда нәкъ менә безгә паркны шефлыкка алып, тәртипкә китерү йөкләнде, - диде Казан вертолет заводы директоры Вадим Лигай. – Эшләнгәннәрнең барысы да кешеләр өчен, һәм алга таба да без шул рәвештә паркка ярдәм итеп торачакбыз”.

Яңартылган паркны карап йөргәндә Татарстан Президентына уңайлы җәяүлеләр юлларын, балалар мәйданчыкларын, зуррак балалар өчен җиһазлар куелачак зонаны күрсәттеләр. Наталия Фишман сүзләренчә, киләсе язда биредә 7 млн сумлык җиһаз алып куелачак, ә бүген ул урында полиция вертолеты куелган. Рөстәм Миңнеханов галим Михаил Ломоносов, очучылар Петр Нестеров һәм Валерий Чкаловларга куелган яңартылган бюстларны карады.

Уңайлыклар булдырылган парк буйлап экускурсиядә катнашырга Мәскәүдән Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Трещов чакырылган иде. Совет чоры очучылары турында 3нче гимназия укучысы Артур Хөснуллин сөйләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итеп, балалар һәм Трещов белән истәлеккә фотога төштеләр.

“Космик станциядә булуым бәрабәренә миңа планетаның барлык шәһәрләрендә дә булу бәхете тиде, ләкин үземнең Казанга беренче тапкыр килүем. Казан – планетаның иң матур шәһәрләренең берсе, диясем килә. Парк – районыгыз энҗесе, шәһәр муенчасының тагын бер матур төймәсе, - дип фикер уртаклашты Россия Герое. – Бу вакыйганың Юрий Гагарин очышының 55 еллыгына туры килүе символик мәгънәгә ия. Юрий Алексеевич һәрвакыт, Җир нинди гүзәл, дип әйтә иде. Планетабыз галәмнән ничек матур күренгәненә мин дә инандым: ул 30 км/с тизлек белән хәрәкәт итә торган космик кораб. Җир халкы – экипаж, иминлек исә кешеләр әйләнә-тирә мохиткә нинди мөнәсәбәттә булуларыннан тора. Казанда мохиткә дә, мәдәнияткә дә сакчыл карыйлар”, - дип билгеләп үтте очучы-космонавт Сергей Трещов.

Космонавт Татарстан Президентына галәмдә төшерелгән 3 фотография – халыкара космик станция сурәте, аңа космонавтлар имза салган, тагын галәм орбитасыннан Казан күренеше һәм космик станциядә үзенең каютасыннан күренеш - бүләк итте. “Бу фотоларны эшләгәндә Җирдә яшәүчеләрнең барысына да аның нинди матур булуын күрсәтәсем килде”, - дип, Сергей Трещов алга таба иминлек һәм үсеш теләде.

“Крылья Советов” паркын яңарту, уңайлыклар булдыруда актив катнашкан өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директорына, Казан вертолет заводы аппараты җитәкчесе Юлия Катшевага, Гипронииавиапром баш архитекторы Давид Добростарскийга, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы урынбасары Юрий Титовка истәлек бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International