Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында бөртеклеләр мәйданының 10 процентына кукурузаны бөртеккә чәчү бурычын куеп була

2016 елның 17 сентябре, шимбә

Югары керемле культуралар булән эшләү - кукуруза 1әм көнбагышны бөртеккә утырту турында - бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республика районнары белән  видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республикада югары керемле культураларны утырту эшенә җитди карый башладылар.

Хуҗалыклар җитди тәҗрибә туплады, киләсе елда Татарстанда бөртеклеләр мәйданының 10 процентына кукуруз чәчәргә планлаштырыла. Бу республика буенча 150 мең гектардан артык һәм гектардан 5 тонна уңыш алу өстендә эшләргә кирәк булачак. Әлбәттә, бу гади бурыч түгел", - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, киләсе елда чәчүлекләрнең 10 процентын рапс һәм көнбагыш тәшкил итәргә тиеш, бу - 300 мең га чамасы.

"Рапс өчен ел уңышлы булмады, - диде Марат Әхмәтов. - Уңыш гектардан 10 ц гына чыкты. Көнбагыш уңышы начар түгел. Әлегә майлы орлыкларның ликвидлыгы бик югары, соңгы елларда бәя дә тотрыклы югары. Күпләр шактый өстәмә керем ала".

Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанда 1,2 млн гектар чамасы, яки 60 проценттан артык җир эшкәртелгән дип  хәбәр итте. Бу юнәлештә бигрәк тә Әтнә, Сарман, Зәй районнары зур тырышлык күрсәтә, алар 90 һәм аннан да күбрәк процент мәйданны эшкәрткән, ә Актаныш, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе районнарында - 75 проценттан артык.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов шулай ук терлекчелек фермаларында тәртип урнаштыру турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, 1 октябрь көненә терлекчелек объектлары территориясен тәртипкә китерү бурычы куелды. Тиресне чистарту эше технологиясенә һәм аны саклау урыннарына аеруча игътибар итәргә кушылды. Кайбер хуҗалыклар тирес саклау урыннарын төзекләндерү эшен тәмамлап киләләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International