Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры Илдар Халиков РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына ТР Хөкүмәте рәисе хатыны белән килде.

Казанда сайлауларга килгән башка гражданнар кебек, Илдар Халиков та “Мин тавыш бирдем!” дигән беләзек һәм “Казан-Арена” стадионында булачак кичке концертка чакыру билеты алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International