Илдар Халиков: Татарстан – зур бердәм көч, зур бердәм гаилә!

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген Россия Федерациясе җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда бердәм тавыш бирүдә активлык күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

“Казан Арена” стадионы сәхнәсеннән ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән чыгыш ясады.

"Менә тавыш бирү көне төгәлләнде, һәм мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барыгызга да зур рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте татарстанлыларга Премьер-министр. Бүген биредә һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә сайлауга килеп, үз тавышын биреп, республика чәчәк атсын өчен барысын да эшләгән кешеләр җыелды. Сез үзегезнең активлыгыгыз белән шуны исбатладыгыз,  безнең һәрберебез - студентлар, предприятиеләрдә, мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә эшләүчеләр безнең яраткан Татарстаныбызны, яраткан республикабызны  кайгырта, аңа бәхет тели. Мин барыбызны да котлыйм. Татарстан - зур бердәм көч, зур бердәм гаилә".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International