Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышында катнашты

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышы узды. Чарада Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Япониянең Икътисадый оешмалар федерациясенең Икътисадый хезмәттәшлек Япония-Россия комитетының транспорт буенча ярдәмче төркеме рәисе Такеши Хасимото, «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты - Россия-Япония Эшлекле советы рәисе Алексей Репик, Россия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Уытыршны ачып, Станислав Воскресенский билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген – Япония белән хезмәттәшлекне актив үстерүче төбәкләрнең берсе.    Республика Россия-Япония проектларын уңышлы гамәлгә ашыру мәйданчыгына әверелде, диде ул. 

С. Воскресенский сүзләренчә, бу этапта төп уртак бурыч быел май аенда Сочида Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуда Япония Премьер-министры тәкъдим иткән хезмәттәшлек турында сигез пункттан торган планны тулыландыру һәм гамәлгә ашыру булырга тиеш. 

Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе билгеләп үткәнчә, утырыш эше бик матур тарихи шәһәр Казанда уза, бу Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте очрашкан урын. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. 

Кодзуки әфәнде ассызыклаганча, Япония Премьер-министры тәкъдим иткән хезмәттәшлек турындагы план Россия-Япония икътисадый хезмәттәшлегенең үзәге булыр.   

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Япония партнёрларының киң даирәсе белән багланшылар урнаштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты  Тоёхиса Кодзуки әфәнде белән бүгенге очрашуны искә алды. «Очрашу барышында Татарстан һәм Япония бизнесы вәкилләре хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында белдерделәр. Уртак мәнфәгатьләрне табарбыз дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов,   Россия һәм Япония җитәкчелегенә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдереп.   

Без Япония бизнесын һәм капиталын үзебезгә җәлеп итәргә телибез, диде Татарстан Президенты, элемтәләребезне киңәйтүгә һәм төрлечә ярдәм күрсәтүгә шат булачакбыз.    

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк икътисадын үстерүдә Япония векторына аерым игътибар бирә, Япония бизнес бергәлеге белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга актив ярдәм күрсәтә, диде чыгышында Алексей Репик.  

Аннары утырышта катнашучылар алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, Азия-Тын океан төбәге базарларына экспорт базасын формалаштыру, Ерак Көнчыгышта сәнәгатьне үстерүне дә кертеп, Россия сәнәгать структурасын диверсификацияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, энергия ресурсларын чыгару өлкәсендә үзара багланышлар урнаштыру һәм медицина, сәламәтлек саклау өлкәсендә җитештерү куәтләрен арттыру, шәһәр тирәлеген үстерү турында перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Аерым алганда, Япониянең RIKEN физик-химик тикшеренүләр институты (КФУ белән фәнни-тикшеренү хезмәттәшлеге) вәкилләре, ABBYY компаниясенең бизнесны үстерү буенча вице-президенты Е.Солнцев (ясалма интеллект технологияләренә нигезләнгән яңа буын мәгълүмат системаларын эшләү), РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары С. Левин (Япония белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек), «Мицубиси Хэви Индастриз Энвайронментал энд Кемикал Инжиниринг» компаниясе (MHIEC) җитәкчелеге (Россия шәһәрләре өчен энергияне сак тотучы җайланмалар төзү) үз проектларын тәкъдим иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International