Илдар Халиков: Германия - Татарстан Республикасының күптәнге ышанычлы партнеры

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төньяк Рейн федераль җире - Вестфалия (ГФР) Икътисад министрлыгы Дәүләт секретаре Гюнтер Хорзетцки белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Артём Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.

Сәүдә өлкәсендә Германия безнең күптәнге ышанычлы партнер, диде Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, Татарстанда бүгенге көндә 100гә якын уртак предприятие эшли.

“Безне күп бизнес-элемтә бәйли. Безнең эре компанияләрнең күпчелегендә немец капиталы бар. Шулардан уңышлы мисалларның берсе – “КАМАЗ” ГАҖ белән “Даймлер АГ” стратегик бәйләнеше”, - диде Премьер-министр.

Аның сүзләренчә, дөньядагы бүген көнгә кадәр сакланган аерым сәяси киеренкелекнең Татарстан-Германия бизнес элемтәләренә бернинди дә йогынтысы булмады. Гамәлдә булган проектларның барысы буенча да эш дәвам итә, яңалары формалаштырыла. Шул ук вакытта, Россия акчасын девальвацияләү илдә, Европа һәм Азиянең кайбер илләренә караганда, җитештерү үзкыйммәтенең кимүенә китерде. Бу исә немец предприятиеләрен Татарстан территориясендә туплауны тагын да файдалы итә.

Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан туры авиарейсын ачу киләчәктә үзара мөнәсәбәтләрнең үсеше өчен мөһим вакыйга булды, дип искә алды Илдар Халиков.

Аннан соң, Илдар Халиков, кыскача Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләде, шул исәптән нефть чыгару һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау тармакларын билгеләп үтте.

“Татарстан белән Германия хезмәттәшлеген үстерү өчен нигез булырлык юнәлешләр күп. Безгә бу өлкәдә эшлисе эшләр бар”, - дип йомгаклады ТР Хөкүмәте рәисе.

Гюнтер Хорзетцки Татарстан Премьер-министрына очрашу өчен рәхмәт әйтеп, сәяси кыенлыкларга карамастан, Төньяк Рейн - Вестфалия җире Татарстан белән элемтәләрне саклый, дип билгеләде.

“Безнең делегация составына Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү белән  кызыксынган зур компанияләр вәкилләре керде. Республика җитәкчелеге чит ил инвесторлары белән эшләүгә аерым игътибарлы булуы белән һәрвакыт аерылып торды. Без моны югары бәялибез һәм алга таба да сәүдә-икътисади элемтәләребезне ныгытырга уйлыйбыз”, - дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International