Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән очрашты

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстаннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты. 

Яклар Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Әңгәмәдә бергә гамәлгә ашырылаторган проектлар турында да сүз барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International