Ике көндә ярминкәдә 120 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

10 һәм 17 сентябрьдә ярминкә мәйданнарына 120 млн сумлык авыл хуҗалыгы азык-төлеге китерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, ярминкә мәйданнарына 1,2 мең т бәрәңге һәм яшелчәләр, 190 т барлык төрдәге ит, 93 т он, 773 т бөртекле ашлык, 143 т шикәр комы һәм башка азык-төлек китерелгән.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов 14 ярминкә мәйданы эшләвен җиткерде. Казанда көзге ярминкәләр ун мәйданда оештырылган. Чаллы шәһәре халкына көзге байлык өч мәйданда тәкъдим ителә.

Н. Титов докладында узган ел 34 ярминкә оештырылып, анда якынча 1,5 млрд сумлык азык-төлек тәкъдим ителгәнен искәртеп үтте. Быел 16 гыйнвардан 7 майга кадәр 17 ярминкә үтеп, мәйданнарга 700 млн сумлык продукция китерелгән булган.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Казанда Яңа Савин районының Лаврентьев урамында беренче булып чатырлы ярминкә оештырылды. Шундый ук чатырлар Казанның җиде районында да эшләячәк. Анда крестьян-фермер хуҗалыкларыннан гына түгел, бакча җәмгыятьләреннән дә сату оештырырга мөмкин”, – дип мәгълүмат бирде ул журналистларга.

Сәүдә нокталары белән чагыштырганда , Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярминкәләрдә бәяләр чагыштырмача арзан, һәркем ала алырлык, дип билгеләп үтте Титов. Министрлык мәгълүматлары буенча, аерма уртача 20-30 процент тәшкил итә. Әйтик, помидорны ярминкәдә килограммын 21 сумга алып була, кибетләрдә ул уртача 54 сум тора. Аерма – 157 процент. Бәрәңге килограммы 10 сумнан сатыла, сәүдә нокталарында исә 17 сумнан, чагыштырсаң, аерма –70 процент. Карабодай ярмасы – 50 сум, кибеттә исә 81 сумнан, аерма – 62 процент; сыер ите бер килограммы – 270 һәм 301 сум, биредә аерма 15 процентны тәшкил итә.

“Быел да, алдагы еллардагы кебек, юл-транспорт чыгымнары урынга килгәнгә һәм кире кайтканны исәпкә алып түләнә. Шунлыктан, продукция үз бәясенә сатылган килеп чыга. Узган ел транспорт чыгымнарын компенсацияләүгә республика буенча тулаем алганда 29 млн сум бүленгән идее”, – диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары. Ул ярминкәләрдә продукциягә ветеринария контроле булуын әйтеп узды. Элек фальсифицияләнгән сыер мае сату очрагы теркәлгән булган.

“Без товар җитештерүчене һәм товарның сыйфатын тикшерәбез, кем сатканын беләбез. Шуның белән продукциянең сыйфатлы һәм яңа җитештерелгән булуын гарантиялибез. Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре шулай ук урында товарларга контрольлек алып бара, – диде спикер. – Элек ярминкә мәйданнарында машиналар печән, салам, катнаш азык һ.б. белән торалар иде, хәзер бу өлкәдә заявкалар буенча эшлибез. Һәр ноктада җаваплы кеше билгеләнгән, заявкаларны ул ала да күрсәтелгән адрес буенча илтеп тә бирәләр”.

Ярминкә мәйданнарында мәдәни программалар оештырыла. “Һәр район үзенең гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыра. Ярминкә чын-чынлап бәйрәмгә әйләнә”, – дип төгәлләде Н. Титов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International