Рөстәм Миңнеханов Росимущество башлыгы Дмитрий Пристансков белән очрашты

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль дәүләт мөлкәтенә идарә агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Пристансков белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Росимущество белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нурытдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,  Федераль дәүләт мөлкәтенә идарә агентлыгының ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм башкалар катнашты. 

Аерым алганда, Свияжск регионара мультимодаль үзәк төзелеше кысаларындагы мәсьәләләр турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру автомобиль, тимер юл һәм суда кешеләрне һәм йөк йөртүне берләштерергә һәм Казанны авыр йөк транспортыннан арындырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Моннан тыш, яклар федераль җир кишәрлекләрен региональ мөлкәткә күчерү, алга таба төбәкнең сәнәгатен үстерү турында да сөйләштеләр. 

Дмитрий Пристансков ахырда журналистлар сорауларына җавап бирде. "Без Татарстанга региональ үсеш һәм социаль-икътисадый үсеш максатында җир бирәбез, - диде Росимущество башлыгы. - Бүген республика территориясендә иң эре һәм җитди проектлар гамәлгә ашырылуын әйтә алам, алар федерация белән республика арасындагы багланышлар үрнәге". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International