Рөстәм Миңнеханов Ганноверга эш сәфәре кыла

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ганноверга (Германия Федератив Республикасы) килде.

Ганновер аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Гамбургтагы Генераль консулы Иван Хотулев, башка рәсми затлар каршы алды. 

Эш сәфәренең төп максаты – IAA Commercial Vehicles 2016 халыкара коммерциячел автотранспорт күргәзмәсендә катнашу.

Моннан тыш, Татарстан Президенты автомобильләр, спецтехника, автокомпонентлар җитештерүче берничә компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга ниятли.  

Ганноверда булганда Рөстәм Миңнеханов Түбән Саксония  Премьер-министры  Штефан Вайль белән очрашыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнехановның ГФРга эш сәфәре 2016 елның 23 сентябренә кадәр барачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International