Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Мицубиси Хэви Индастриз” (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашты. Республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан Япония бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады. Япониянең күп компаниясе республика территориясендә уңышлы эшли инде, диде Татарстан Премьер-министры.
Быел 8 августта Казанда Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава катнашында Татарстан-Япония эшлекле форумы булды, дип искә төшерде Илдар Халиков. Ә бу атнада Татарстан башкаласында Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышы булды. Япония, Россия, шул исәптән Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре хезмәттәшлекнең иң өстенлекле вариантлары турында фикер алыштылар.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, Татарстан “Мицубиси Хэви Индастриз” компаниясе белән нефть, газ, химия өлкәсендә, төзелеш, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә. Бүгенгә “Аммоний” минераль ашламалар заводын үстерү төп проект булып тора. Быел февраль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода булганда “Аммоний-2” проекты буенча ниятләр турында меморандум имзаланды, дип өстәде ул.
Алга таба очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын карадылар. Аерым алганда, Япония компаниясе җитәкчелеге Татарстанның энергия тармагын үстерү буенча яңа мөмкинлекләр тәкъдим итте.